Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачның һөнәри көллият студентлары «Чиста караш» чарасында үз фикерләрен белдерде

«Чиста караш» чарасы квиз һәм яшьләрне коррупциягә каршы тәрбияләүгә багышланган лекция форматында узды

Норма мәдәният йортында «Чиста караш» дип аталган чара узды. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы һәм Яшьләр хөкүмәте оештыра һәм ул бөтен республика уза.

«Чиста караш» чарасы квиз һәм яшьләрне коррупциягә каршы тәрбияләүгә багышланган лекция форматында узды, анда районыбызның Арча аграр-сәнәгать һөнәри көллиятенең 2 нче филиалы студентлары катнашты.

Чараның икенче өлешендә студентларның эшче отряды җыелышы узды. «Камчатка-2025» Төбәкара студентлар путинасы җитәкчесе Сөмбел Латыйпова Арча аграр-сәнәгать һөнәри көллиятенең 2 нче филиалы студентларын «Камчатка» проекты эшчәнлеге белән таныштырып узды һәм районыбыз студентларына бердәм эшчәнлеккә омтылыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев