«Язнур» вокаль ансамблен һәм аларның остазы Әлфия Фәйзрахманованы ихластан котлыйбыз!
Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында яшь музыкантларның «Звезды из завтра» республика иҗат программасы гала-концерты булды.
Балтачның «Язнур» вокаль ансамбле гала-концертта катнашып, лауреат булды һәм ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.
«Язнур» вокаль ансамблен һәм аларның остазы Әлфия Фәйзрахманованы ихластан котлыйбыз!
Нет комментариев