Балтачта 2025 елның беренче вымпел ияләре билгеле
Быелгы уракта тагын бер куанычлы үзгәреш: вымпеллар иң күп ашлык ташыган шоферларга да тапшырыла
Бүген урып-җыюның беренче атна нәтиҗәләре буенча иң күп ашлык суктырып алган өч комбайнчыга беренче вымпеллар тапшырылды.
Беренче группадан әлеге бүләккә «Якты юл» җәмгыятеннән Рифат Бариев лаек булды. Икенче группа «Татарстан» җәмгыятеннән Илшат Һидиятов «2025 елның иң яхшы комбайнчысы» булып танылды. Өченче группада вымпелга Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Илфат Әсхадуллин ия булды.
Быелгы уракта тагын бер куанычлы үзгәреш: вымпеллар иң күп ашлык ташыган шоферларга да тапшырыла. Бу атнада әлеге бүләккә «Татарстан» җәмгыятеннән Раушан Сабиров лаек булды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев