Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта 60-65 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр

Бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп узучы райондашларыбыз «Алтын туйлар» китабына имзаларын куйды

Районыбызда пар канатлы булып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып яшәүче гаиләләр күп. Бүген гаилә көне уңаеннан, районның ЗАГС бүлеге район мәдәният үзәгендә күркәм тантана уздырды – 60-65 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр.

Юбилярларны район башлыгы Рамил Нотфуллин һәрберсенә җылы сүзләрен ирештереп, бүләкләр тапшырды.

 – Сез барыгыз да сугыш чоры балалары, безнең бүгенге тыныч матур тормышта яшәвебездә сезнең өлешегез зур. Барыгызга да чиксез рәхмәтләремне җиткерәм! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Хәлегездән килгәнчә, саулыгыгыз рөхсәт иткән кадәр балаларыгызга ярдәм итеп, нинди дә булса эш белән мәшгуль булып, исәнлектә һәм саулыкта яшәргә язсын, – диде район башлыгы.

Бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп узучы райондашларыбыз «Алтын туйлар» китабына имзаларын куйды.

Бәйрәм чарасы мәдәният үзәге хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

– Бүген безне шундый матур залга җыеп хөрмәтләп, картлык көннәребездә яшьлек елларыбызны искә төшергәннәре өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт! – диде Шубан авыл җирлегеннән килгән Мөҗиповлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев