Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта агрономнар ни хакта сөйләште?

Бу белгечләргә тәҗрибә уртаклашу һәм белемнәрен арттыру өчен кирәк

Бүген районыбызда укулар оештырыла. Әлеге укуларга авыл хуҗалыклары агрономнары, җитәкчеләр чакырулы.

Укуларның беренче өлеше Балтач «Агрохимсервис» базасында узды. Чарада «Татагрохимсервис» җәмгыятенең сату бүлеге җитәкчесе Рамил Туктамишев катнашты.

Җитәкчеләр һәм агрономнар иң элек Балтач «Агрохимсервис» оешмасы үзенә сатып алган яңа чәчкеч белән танышты. Әлеге чәчкеч 7 метр 20 см киңлектә, ул быел оешманың басуларын иңләчәк.

– Бөртеклеләрне эшкәртер өчен сатып алынган ПС-20 агулау машинасы амбар хуҗалыгында кулланылачак, – дип таныштырды оешма җитәкчесе Наил Гыйләҗев.

Ничә еллар җир белән турыдан-туры эшләүче агрономнар да, алар сафына яңарак кына кушылган белгечләр дә әлеге чараларның бик кирәк булуын, алардан кирәкле мәгълүмат алып, хезмәтне тагын да нәтиҗәлерәк итеп була дип саный.

Укуларның икенче өлеше район мәдәният үзәгендә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев