Җыен «Балтач» универсаль спорт залында уза
Бүген районыбызда Алдынгылар җыены уза. Җыен «Балтач» универсаль спорт залында, төрле өлкә-тармаклар буенча оешма-предприятиеләр көче белән әзерләнгән күргәзмә белән башланып китте.
Бүгенге Алдынгылар җыенында республикадан килгән мәртәбәле кунаклар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, җитештерүчәнлек, төзелеш, мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәләрендә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән шәхесләребез, шулай ук хәрби хәрәкәтләр, махсус хәрби операция ветераннары һәм волонтёрлар катнаша.
Нет комментариев