Балтачта әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
Балтачта әти-ниләр «Бергәләп тапшырабыз. Әти-әниләр белән БДИ тапшыру көне» бөтенрәсәй акциясенә кушылды
26 мартта Балтач урта мәктәбе базасында (имтихан уздыру пункты) «Бергәләп тапшырабыз. Әти-әниләр белән БДИ тапшыру көне» бөтенрәсәй акциясе узды.
Акциядә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.С.Галимуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.К.Мөхәрләмов катнашты.
Акциядә катнашучылар база дәрәҗәсендә математикадан имтиханның кыскартылган вариантларын эшләп карадылар. Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү процедурасы аша уздылар: регистрация үтү, металлэзләү җайланмасыннан узу, бланкалар тутыру, имтихан эшен башкару һәм имтихан нәтиҗәләре белән танышу. Шулай ук имтихан вакытында нинди таләпләр куелганын, имтихан эшләренең ничек пичәтләнгәнен дә күрделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.
Бу акция әти-әниләргә һәм укучыларга бердәм дәүләт имтиханнары турында күбрәк белергә, имтиханнарга әзерләнгәндә үзләрен психологик яктан тыныч тотарга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев