Балтачта бертөркем депутатларга Рәхмәт хатлары тапшырылды
Көн темасы

Балтачта бертөркем депутатларга Рәхмәт хатлары тапшырылды

Муниципаль идарә һәм депутатлар арасындагы ныклы хезмәттәшлек районның социаль-икътисади үсешенә зур этәргеч булып тора

Муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин район үсешенә керткән зур өлеше һәм җирле үзидарә эшен камилләштерүдә башкарган намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем депутатларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Ул үзенең чыгышында депутатларның хезмәтен югары бәяләп, аларга киләчәктә дә уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

Муниципаль идарә һәм депутатлар арасындагы ныклы хезмәттәшлек районның социаль-икътисади үсешенә зур этәргеч булып тора.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев