Балтачта чеби уйнату — күркәм традиция!
Иганәчебез Айрат Хәкимҗановка ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез, эшләрегез гөрләп барсын, безнең абунәчеләребезне сөендереп торган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне дә сөендереп торсын!
16 июнь көнне редакция коллективы 2025 елның икенче яртыеллыгына «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарына язылучылар арасында 20 чеби уйнатты. Әлеге бәйгедә барлыгы 60 кеше катнашып, җиңү бәхете Арбаш авылыннан Эльмира Галимовага елмайды.
- Без инде ун еллап «Хезмәт» газетасын алдырабыз. Миңа бигрәк тә авыл тормышын яктырткан язмалар бик ошый, чөнки ирем авыл хуҗалыгында хезмәт куя, тормышыбыз да авыл белән бәйле. Башка елларда чебиләрне май аенда алсак, быел әзрәк соңрак алырмын әле дигән уй белән алмыйча йөргән идем, редакциядән шалтыратып, сез чеби оттыгыз, дигән хәбәрне җиткергәч, ышанмадым, чөнки моңарчы мондый бүләкләр отканым юк иде. Уйламаган җирдән шундый байлыкка ия булдык. Бик зур рәхмәт шушы бәйгене оештыручыларга. Хөрмәтле райондашлар, «Хезмәт» газетасына язылыгыз, сезгә дә бәхет елмайсын иде, — дип изге теләкләрен җиткереп, хис-кичерешләре белән бүлеште Эльмира ханым.
Әлеге бәйгене өченче ел үткәрергә мөмкинлек бирүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Хәкимҗанов җиңүчегә сертификат тапшырып, «Бик шатланып, сөенеп тапшырабыз бу сертификатны. Хәерле, имин, игелекле маллар, үзегезгә насыйп ризыклар булсын. „Хезмәт“ газетасына язылучылар арасында чеби уйнату күркәм бер традициягә әйләнеп китте. Безнең бүләктән башка алар бүтән төрле бүләкләр уйнатып та абунәчеләрне сөендерәләр. Шушы форсаттан файдаланыгыз, район гзетасына язылып, сез дә бүләкләр отыгыз, һәркайсыгызга да бәхет елмайсын. „Хезмәт“ белән бергә булыйк!», диде.
- Чыннан да, ел саен җәй көне абунәчеләребез арасында чеби уйнату матур традициягә әйләнеп китте. Газетага язылучылар бүләк уйнатуларыбызны яратып көтеп алалар. Отышлы уеннарыбыз 20 чеби уйнату белән генә тәмамланмый, июнь ае тәмамланганчы газетабызның икенче яртыеллыгы өчен алты айга язылган абунәчеләр арасында июльнең беренче атнасында яңадан да бүләкләр уйнату оештырылачак. Шуңа да сездән квитанцияләрне көтеп калабыз. Рәхмәт безнең белән булганыгыз өчен, — диде газетабызның баш редакторы Вакыйф Зәкиев.
Иганәчебез Айрат Хәкимҗановка ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез, эшләрегез гөрләп барсын, безнең абунәчеләребезне сөендереп торган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне дә сөендереп торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев