Балтачта эшче яшьләр өчен «Мин татарча сөйләшәм 2» интеллектуаль уены старт алды
Көн темасы

Балтачта эшче яшьләр өчен «Мин татарча сөйләшәм 2» интеллектуаль уены старт алды

Җиңүче командалар финал уеннарында очрашачак.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында эшче яшьләр өчен «Мин татарча сөйләшәм 2» интеллектуаль уены старт алды.

Чираттагы уенда «Хуҗалык эксплуатация хезмәте» оешмасының «ХЭС» командасы, Балтач үзәк китапханәсенең «Китап Bibl» командасы, Балтач районы башкарма комитетының «Тапкырлар» командасы очрашты.

«Тапкырлар» командасы беренче урын, «Китап Bibl» командасы икенче урынны, «ХЭС» командасы өченче урынны яулады. Ихлас күңелдән котлыйбыз! Җиңүче командалар финал уеннарында очрашачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев