Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта эшлекле сәфәр белән Татпотребсоюз идарәсе рәисе килде

Кунаклар биредә яңа технологияләр белән җиләк җитештерүне күзәтте

Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов килде.

Эшлекле сәфәр Раиф Гафиуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында виктория үстерү эшчәнлеге белән танышудан башланды.

Кунаклар биредә яңа технологияләр белән җиләк җитештерүне күзәтте, киләчәккә булган планнар хакында сөйләштеләр.

Эшлекле сәфәр Шода авылында дәвам итте. Биредә кулланучылар җәмгыяте карамагындагы кибет белән танышып, товарның күплелеге, төрлелеге буенча фикерләрен әйттеләр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин барыннан да бигрәк сатучыны хезмәт хакы белән кызыксындыру иң кулай юл, дип үзенең фикерен белдерде. Бу фикер белән Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов та килеште.

Чыннан да, хезмәт хакы күпкә түбән булганда көне буе аяк өстендә торып, кешеләргә ягымлы йөз белән хезмәт күрсәтүче кибетчене кызыксындырып булмый. Беренче чиратта тиешенчә хезмәт хакы түләнергә тиеш.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев