Балтачта газетага язылучы кырык абунәчебез бүләк отты
Җиңүчеләребезне ихластан котлыйбыз һәм бүләкләрен алыр өчен редакциябезгә көтеп калабыз
«Хезмәт» («Азьлане») газеталары өчен 2025 елның икенче яртыеллыгы өчен алты айга язылган абунәчеләребез арасында бүләкләр уйнату турында май аенда ук хәбәр иткән идек. Июнь ае тәмамланганчы редакциябезгә 89 квитанция килде. Араларында ел саен бәхетләрен сынап караучылар да, быел беренче тапкыр гына бүләк уйнатуда катнашучылар да бар.
Июнь аенда без беренче бүләгебезне — 20 чеби уйнаткан идек, аның җиңүчесе Арбаш авылыннан Эльмира Галимова булды.
Бу юлы инде без 39 шикәр комы уйнаттык. Менә алар җиңүчеләребез: Балтачтан Фәнис Әхмәдиев, Радик Хәбибуллин, Мирзаян Габдуллин, Венера Надршина, Гөлнар Хәйруллина, Рамил Галимҗанов, Алсу Сәгыйтова, Нәгыймулла Мостафин, Нормадан Госман Хәсәншин, Венера Хөсәенова, Р. Сәләхетдинова, Гөлчирә Нәбиева, Курмаладан Фидаил Мөхәммәтшин, Борнактан Лилия Хәбибуллина, Салихҗан Әхмәтханов, Шодадан Сәрия Гыйльмуллина, Илдар Низамов, Фаяз Габделхаков, Фирдәүс Габделхаева, Арбордан Фирдүс Шәрипов, Руфия Мифтахова, Г. Гозәерова, Түбән Ушмадан Наталия Артемьева, Доргадан Алевтина Андреева, Кунырдан Фәнзилә Нәҗипова, Миләүшә Гыйләҗева, Ордан Гөлчәчәк Сәмигуллина, Иске Салавычтан Рашит Сабиров, Гөлия Хәкимова, Сизнердан Аэлита Эшмакова, Чепьядан Лилия Шәрәфетдинова, Яңгулдан Раушан Габделхаков, Арбаштан Сания Нуриева, Югары Шубаннан Гөлназ Хәсәнова, Кариледән Дания Закирова, Рания Рамазанова, Карадуганнан Гүзәлия Хәсәншина, Чутайдан Равил Фәтхлисламов, Түнтәрдән Гөлгенә Сафиуллина.
Җиңүчеләребезне ихластан котлыйбыз һәм бүләкләрен алыр өчен редакциябезгә көтеп калабыз.
Ә инде бу юлы бүләк отмаучылар кәефләрен төшермәсеннәр иде, икенче юлы бәхет сезгә елмаясына ышаныгыз һәм безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев