Ярминкә иртәнге 7.00 — 7.30 сәгатьләрдә башланып китәчәк
20 декабрь көнне, Балтачта һәм Чепьяда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләячәк.
Бәйрәм ярминкәсендә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре — авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклану предприятиеләре — сатып алучыларга гадәттәгечә кулай бәядән беренчел азык-төлек продукциясе тәкъдим итәчәкләр.
Шулай ук үз җирлегебез җитештерүчеләре белән берлектә, районыбыз халкына «Четверг базары»нда азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән сату итүчеләр дә хезмәт күрсәтәчәк.
Ярминкә иртәнге 7.00 — 7.30 сәгатьләрдә башланып китәчәк. Бәйрәм алды ярминкәсенә рәхим итегез!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев