Ветеран бүләкләрне куанып кабул итте
Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп узабыз. Әлеге дата уңаеннан районыбызда бик күп чаралар узачак.
Бәйрәм иртәсе Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллинны бәйрәм белән котлаудан башланды.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендәге бертөркем җитәкчеләр Гыйльван аганы бәйрәм белән котлап, бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар. Ветеран бүләкләрне куанып кабул итте.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев