Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта «Йөкле хатын-кызлар көне» дигән чара узды

Бала көтүче әниләр өчен «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре мавыктыргыч уен үткәрде

Бүген, «Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районының ЗАГС бүлеге, район социаль яклау бүлеге, Балтач районы үзәк хастаханәсе һәм «Хезмәт» газетасы редакциясе белән берлектә, Рәсәйкүләм йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм чара узды. 

Бәйрәм чарасы районыбызның моңлы сандугачларыбыз Эльвира Һадиева һәм Римма Фассахованың бишек җырлары белән башланып китте.

Чара барышында  Балтач үзәк район хастаханәсе табибәсе Ильмира Мәҗитова катнашучылар белән эчтәлекле әңгәмә уздырды. «Хезмәт» газетасының социаль челтәрләр буенча җаваплы белгече Алсу Надршина  мәгънәле исемнәр хакында  сөйләде. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Раушания Нәкыйпова аеруча яшь әти-әниләрне кызыксындыручы мәсьәлә – сабыйларның документларын дөрес рәсмиләштерү нечкәлекләрен аңлатып узды. Социаль яклау бүлеге психологы Роза Галимова булачак әниләргә тормышларының мөһим чорында ярдәм итәчәк кыйммәтле киңәшләре белән уртаклашты. 

Бала көтүче әниләр өчен «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре мавыктыргыч уен үткәрде.

Җылы очрашуны ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова матур теләкләр белән тәмамлады.

– Без һәр гаиләдә бала тууын шатланып, сөенеп каршы алабыз. Барлык назны, йөрәк җылыбызны, гомеребезне балаларга багышлыйбыз. Балалар бары тик бәхеткә күмелеп үссеннәр, ата-анага игелекле, мәрхәмәтле булып, халык ихтирамын казанып, илебезгә хезмәт итүчеләр булсыннар иде дип телибез. Бала туган йортта гел шатлык, сөенечләр генә булсын, һәр сабый әти-әнисенең парлы бәхетендә үссен. Сезгә дә, хөрмәтле булачак әниләребез, нарасыйларыгызны исән-сау алып кайтып, илгә-көнгә игелекле уллар-кызлар үстерергә язсын. Йортларыгыз балаларыгызның шат тавышыннан гөрләп торсын, – диде Зөһрә ханым.

Чарага ахырында һәрбер әнигә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев