Очрашуларның алдагысы Бөрбаш җирлегендә булсачираттагысы Нөнәгәр авыл җирлегендә узды
Балтач районында җирлек башлыкларының киңәшмәләре даими үтеп тора. Тәҗрибә уртаклашуга, башкарылган эшләргә хисап тотуга юнәлтелгән мондый төр очрашу алдан билгеләнгән бер җирлек базасында оештырыла.
Шундый очрашуларның алдагысы Бөрбаш җирлегендә булсачираттагысы Нөнәгәр авыл җирлегендә узды.
Җирлек башлыклары үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләшеп, үзара киңәш-табыш итеп кенә калмыйча, социаль объектлар, «Кызыл юл» хуҗалыгының эшчәнлеге, үзара салым акчасына башкарылган һәм башкарыласы эшләр белән таныштылар. Җирлекне төзекләндерү, яшелләндерү, әйләнә-тирә мохитне саклау, чишмәләрне торгызу эшләре хакында сөйләштеләр, Нөнәгәр һәм Чутай авылындагы башкарылган үрнәк эшләрне күзәтеп, тәҗрибә уртаклаштылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев