Балтачта җитәкчеләр кырларга чыкты
Көн темасы

Балтачта җитәкчеләр кырларга чыкты

Сәяхәтнең беренче тукталышы «Сорнай» хуҗалыгының кукуруз басуы булды

Район башлыгы һәр елда уракка төшәр алдыннан хуҗалык рәисләре белән бергәлектә автобуска утырып, алдан әзерләнгән маршрут буенча район буйлап кырларны йөреп чыгалар.

Бүгенге сәяхәт вакытында җитәкчеләр игеннәрнең уңышы, агротехник чараларның үтәлү-үтәлмәве, ашлама кертүнең уңышка йогынтысы турында һәр тукталган басуда уртага салып сөйләшәчәкләр.

Сәяхәтнең беренче тукталышы «Сорнай» хуҗалыгының кукуруз басуы булды. Басулар чиста. Сорнайлылар зур уңышка өметләнәләр.

 


басу "Сорнай"

Нет комментариев