Балтачта Иҗтимагый советның составы яңартылды
4 ел дәвамында советны җитәкләгән Равил Әсхәтдин улы Таҗетдиновка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды
Бүген Балтачта Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта яңартылган состав белән таныштырып, Иҗтимагый советның яңа рәисе һәм сәркатибе сайланды.
Иҗтимагый советны бүгеннән «Хезмәт»(«Азълане») район газетасының баш мөхәррире, районның «Изгелек» хәйрия фонды башкарма директоры — Вакыйф Мансур улы Зәкиев җитәкли. Советның сәркатибе итеп, район үзәк китапханә директоры урынбасары – Гөлнар Тәлгать кызы Әхмадуллина сайланды. Иҗтимагый советның яңартылган составына уңышлар телибез!
4 ел дәвамында советны җитәкләгән Равил Әсхәтдин улы Таҗетдиновка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев