Юллар ябылган сәгатьләрдә Нариман урамында ике яклы хәрәкәт булачак
20 декабрь көнне Балтач бистәсендә ярминкә узу сәбәпле, иртәнге 6:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр түбәндәге юл участоклары машиналар хәрәкәте өчен ябыла:
Һ.Такташ һәм Ленин урамнары киселеше;
Мәктәп һәм Ленин урамнары киселеше;
Совет һәм Ленин урамнары киселеше.
Юллар ябылган сәгатьләрдә Нариман урамында ике яклы хәрәкәт булачак. Шоферларның игътибарлы булуларын, юл билгеләре күрсәтмәләрен төгәл үтәүләрен сорыйбыз!
Нет комментариев