Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта Кыш бабай шоферларны да сөендерә

Әлеге чараны райондашлар ел да көтеп ала

Бүген Кыш бабай яшь инспекторлар белән берлектә шоферларны Яңа ел белән котлап, файдалы киңәшләр бирделәр һәм истәлекле бүләкләр өләштеләр.

ЮХИДИ инспекторы Владислав Волков, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтачтагы бүлек җитәкчесе Лилия Һадиева чара барышында туктатылган һәрбер шоферга юлларда кагыйдәләрне үтәп, исән-имин йөрүләрен теләделәр.

Ел саен үткәрелүче мондый чараны райондашларыбыз сөенеп кабул итә.

Үзләре дә изге теләкләрен юллап, Яңа ел алды кәефләрен тагын да яхшырткан өчен рәхмәт ирештерәләр. Үзенең бүләк тулы капчыгы белән дә машиналарны туктатырга ашкынып торган, һәрбер шоферга изге теләкләрен чын күңелдән җиткерүче Кыш бабайга да сикәлтәсез юллар насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай ЮХИДИ бүлеге