Балтачта киләсе эш атнасы кыска – дүрт көнлек булачак
Көн темасы

Балтачта киләсе эш атнасы кыска – дүрт көнлек булачак

1 майдан 3 майга кадәр өч көнлек ял булачак

Яз һәм Хезмәт бәйрәме якынлашу сәбәпле, киләсе атнада эш атнасы кыска булачак. Ул 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

1 майдан 3 майга кадәр өч көнлек ял булачак. 30 апрельдә бәйрәм алды көне буларак эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.

Май аеның икенче атнасында да биш эш көненнән соң, шимбә 9 майдан дүшәмбе – 11 майга кадәр, тагын өч көн ял итәчәкбез. 8 майда эш вакыты 1 сәгатькә кими.

 


Нет комментариев