Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта «Коляскалар парады» конкурсы узачак

Гаризаның нигезләмәсе һәм формасы Балтач муниципаль районының рәсми сайтында clck.ru/3MdfaL һәм ВКонтакте сайтында clck.ru/3MdfaM урнаштырылган

26 июнь көнне «Сабантуй» ял паркында, «Яшьләр көне» бәйрәме кысаларында, «Коляскалар парады» район конкурсы узачак.

«Коляскалар парады» – елның-елында, гаиләләрне берләштерә, аларның иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен ача торган искәлекле конкурс. Балалар һәм ата-аналарның матур итеп бизәлгән коляскалар белән йөреше бәйрәм кунакларына һәм катнашучыларга бик күп якты, уңай тәэсирләр бирә. Барлык теләүчеләрне парадта катнашырга чакырабыз!

Конкурста катнашу өчен 20 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегенә гариза бирергә яисә, «Коляскалар Парады – 2025» тамгасы белән, гаризаны Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Гаризаның нигезләмәсе һәм формасы Балтач муниципаль районының рәсми сайтында clck.ru/3MdfaL һәм ВКонтакте сайтында clck.ru/3MdfaM урнаштырылган.

Үткәрү урыны: Балтач, "Сабантуй" ял паркы, сәг.:18.30.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев