26 июнь көнне «Яшьләр көне» бәйрәме кысаларында «Коляскалар парады» район конкурсы узачак.
Конкурста катнашу өчен 21 июньгә кадәр ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегенә гариза бирергә яисә, «Коляскалар Парады – 2024» язуы белән, гаризаны Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Гаризаның нигезләмәсе һәм формасы Балтач муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган www.baltasi.tatarstan.ru.
26 июнь көнне 17.00 сәгатьтә Балтачның "Сабантуй" ял паркында узачак "Коляскалар парады" быел да матур мизгелләргә бай булыр дип ышанабыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев