Балтачта «PRO» проекты кабат үз эшчәнлеген дәвам итте
«Хыял» яшьләр үзәге белгечләре «PRO» проекты кысаларында райондашларны төрле һөнәрләргә өйрәтә
Узган ел районыбызның «Хыял» яшьләр үзәге белгечләре «PRO» проекты кысаларында райондашларны төрле һөнәрләргә өйрәтеп, күләмле эш башкарды.
Проект быел да дәвам итә. Балтачлылар үзләрен тегү, чигү, кәгазьдән 3D модельләштерү, рәсем сәнгате, гипстан фигуралар ясау һәм аларны бизәү, полимер балчыктан әйберләр ясау, агачны яндырып сыннар төшерү, сыерчык оялары ясау, фотографиягә төшерү буенча сынап, күнекмәләр туплый ала. Моннан тыш, шәхси психолог белән эшләү үзеңне ышанычлырак тотарга ярдәм итәчәк.
Быелгы сезонның беренче мастер-классы узды. Райондашларыбыз гипстан фигуралар ясау сәнгате буенча үзләрен сынап карады.
Балтачта яшәүче Әлфия Гарифуллина әлеге чарада ике кызы белән катнашкан. «Беренче мәртәбә генә катнашуыбыз түгел, өч ел элек полимер балчыктан әйберләр ясау буенча мастер-класста катнашкан идек. Узган ел тегү, агачны яндырып сыннар төшерү буенча үзебезне сынап карадык. Быел исә «PRO» проектының беренче мастер-классында ук катнаштык, гипстан ясалган сыннарны бизәдек. Сыерчык оясы ясау, агачны яндырып сыннар төшерү буенча мастер-классларга язылып куйдык. Әлеге чаралар бик кызыклы, балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә файдалы дияр идем. Балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, кул эшләренә өйрәтү максатында да бик әһәмиятле чара бу. Мастер-классларда урыннар санаулы шуңа да алдан язылу кирәк. Киләчәктә чаралар ешрак һәм күбрәк кеше өчен үткәрелсә, бик шат булыр идек», ди Әлфия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев