Балтачта шахмат клубы ачылды
Бүлмәләргә ремонт уздыру, җиһазлар белән тәэмин итүдә район шахмат федерациясе рәисе Наил Гыйләҗевның хезмәте зур булды
2025 ел балтачлылар күңелендә тагын бер шатлыклы һәм истәлекле вакыйга белән күңелдә калачак: бистәдә күптән зарыгып көткән шахмат клубы үз ишекләрен ачты
Моңарчы төрле урыннарда шөгыльләнергә туры килгән спортчыларның, ниһаять, үз клублары булды. Элеккеге салым инспекциясе бинасында шахмат клубы ачылды.
Бүлмәләргә ремонт уздыру, җиһазлар белән тәэмин итүдә район шахмат федерациясе рәисе Наил Гыйләҗевның хезмәте зур булды. Олы хезмәте өчен рәхмәт аңа.
Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты. Бәйрәмгә килгән шахматчыларны шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, ул һәркемгә уңышлар теләде.
— Иң мөһиме — клуб беркайчан да буш тормасын, аннан балалар да, өлкәннәр дә өзелмәсен иде, — диде җитәкче үзенең чыгышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев