Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта социаль хезмәткәрләр тәбрикләнде

Социаль хезмәткәрләр хөрмәтенә район үзешчәннәре җыр-моңнарын яңгыратты

Ел саен җәй башында илебездә социаль хезмәткәрләр көне билгеләрп үтелә. Ул Россия Президенты Указы белән 2000 нче елда календарьгә кертелгән иде.

Социаль хезмәткәрләр көне - кемгәдер килгән кайгыны, бәланы, кемдер кичергән фаҗигане үзләренекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер торучы кешеләрнең һөнәри бәйрәме ул.

Бүген "Сабантуй" ял паркында  иң мәрхәмәтле хезмәт ияләре - социаль хезмәткәрләре өчен бәйрәм чарасы узды.

"Сез көн саен ярдәмгә аеруча мохтаҗ булганнарга — авыр хәлдә калган өлкәннәргә, гаиләләргә ярдәм итәсез. Сезнең хезмәтегез профессиональлек кенә түгел, ә зур сабырлык, кешеләргә карата сизгерлек һәм мәхәббәт таләп итә. Хезмәтегез өчен рәхмәт”, — диде үзенең котлау сүзендә район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары, тәбрикләүләр һәм хезмәт алдынгыларын бүләкләүләр белән үрелеп барды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев