Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта соңгы өйләнешүче парны район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләде

Яшьләргә алга таба да бердәмлек, уңышлар, иминлек һәм шатлыклар юлдаш булсын!

Районыбызда яшьләр кавыша, матур гаиләләр дә сабыйлар туа. Районыбызның киләчәген билгели торган шушы матур мизгелләрне без зур шатлык белән каршылыйбыз.

Балтачта узган Яшьләр көнендә агымдагы елда районыбызда иң соңгы өйләнешүче парларның берсе — Югары Субаш авылыннан Зилә һәм Раил Николаевларны район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләп үтте. Ул парларга изге теләкләрен җиткерде, аларның тормышлары мәхәббәт һәм татулык белән тулсын, һәр көне бәхетле һәм шатлыклы булсын, дип теләде.

Без дә яшь гаиләгә саф мәхәббәт, озын гомер, бәхетле һәм имин тормыш телибез. Гаилә—һәр кешенең иң кадерле байлыгы, ә мәхәббәт аны ныклы итә. Яшьләргә алга таба да бердәмлек, уңышлар, иминлек һәм шатлыклар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә