Балтачта тагын бер парк эшләнәчәк
«Гаилә» паркы Мазһаров урамында «Тайгалак-шугалак» янында урнашачак
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында Төзүчеләр микрорайонында яшәүчеләр, район активы, волонтерлар һәм район җитәкчелеге катнашында, иҗтимагый фикер алышулар узды. Фикер алышуда «Гаилә» паркын төзекләндерү концепциясе хакында сөйләшенде.
Яңа паркны төзүнең беренче этабын башлап җибәрү 2026 елга планлаштырыла. Гаилә белән ял итү өчен күркәм урын булачак парк Мазһаров урамында «Тайгалак-шугалак» янында урнашачак.
«Гаилә» паркының генераль планын ясаучылар «Мириада групп» бюросы хезмәткәрләре: әйдәп баручы архитектор – Чернова Аделина Сергеевна һәм архитектор – Злыдень Дмитрий Сергеевич. Алар, фикер алышуда, «Гаилә» паркы төзелеше тәртибен иҗтимагый тыңлауларда катнашучыларга тәкъдим иттеләр. Район активы тарафыннан теләк-тәкъдимнәр кертелде. «Алар үз чиратында проектны тормышка ашырганда исәпкә алыначак», дип белдерде «Гаилә» паркының генераль планын ясаучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев