Мондый очрашулар телебезне саклауга, аңа карата ихтирам тәрбияләүгә зур өлеш кертә
24 август көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологиялар” дип исемләнгән татар теле укытучыларының чираттагы конференциясе узды.
Очрашуны китапханә директоры Резида Зарипова ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында китапханәнең соңгы вакытта башкарган эшләренә тукталды.
Конференциянең иң матур мизгелләренең берсе — “Бирнә сандыгы” йоласының сәхнәләштерелүе булды. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бу күренеш борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне, гаилә кыйммәтләрен һәм милли мәдәниятебезнең гүзәллеген күрсәтте.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев