Балтачта узган «Шушма моңнары» фестиваленең җиңүчеләре билгеле
Июль аенда башланып киткән әлеге фестиваль һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә оештырылды
Кичә, Шушма буенда «Шушма моңнары»фестиваленә йомгак ясалды, проектта җиңү яулаган хезмәт коллективлары бүләкләнде.
Июль аенда башланып киткән әлеге фестиваль һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә оештырылды.
Райондашларыбыз әлеге проектны бик ярататып кабул итте.
«Шушма моңнары фестивалендә Балтачның бишенче номерлы балалар бакчасы беренче урын яулады һәм 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Балтач гимназиясе һәм үзәк хастаханә коллективы - икенче урын (30 мең сумлык сертификат), район хакимияте һәм Балтач урта мәктәбе коллективы өченче урын (25 мең сумлык сертификат)яулады. Котлыйбыз!
Шулай ук фестивальдә үзләренең матур һәм эчтәлекле чыгышлары белән тамашачы мәхәббәтен яулаган «Балтач газы» оешмасы 10 мең сумлык, Балтач бистәсенең 1,2,3,4 номерлы балалар бакчасы коллективлары 5әр мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев