Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта «Ватан сакчылары» дип аталган музей ачылды

Заманча матур, эчтәлекле материаллар белән баетылган музей киләчәктә Балтачның истәлекле урынына әйләнер, дип ышанасы килә!

Бүген Балтачта элеккеге салым инспекциясе бинасының беренче катында "Ватан сакчылары" дип аталган музей ачылды. Ачылыш тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.

- Заманча матур, эчтәлекле материаллар белән баетылган музей киләчәктә Балтачның истәлекле урынына әйләнер, дип ышанасы килә – диде Рамил Рәшитович.

Бөек Ватан һәм  Әфган сугышы, махсус хәрби операция, хәрби диңгез флоты, хәрби космик көчләр, һава десанты гаскәрләре, чик буе гаскарләренә багышланган музейда хәрби экспонатлар, чынбарлыкка якын сугышчан экспозицияләр урын алган. Районыбыз ветераннары өчен очрашулар, ә укучылар өчен хәрби дәресләр үткәререр өчен дә бик яхшы урын булачак әлеге музей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев