Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта Ватанны саклаучылар көне алдыннан паспорт тапшыру тантасы үтте

Чараның максаты – яшьләргә патриотик тәрбия бирүне һәм «Россия гражданины» төшенчәсенең әһәмиятен күтәрү, гражданлык позициясен формалаштыру һәм яшьтән үк илнең мөһим мәсьәләләренә җәлеп итү

Балтачта Ватанны саклаучылар көне алдыннан район ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру тантасы үтте.

Чараның максаты – яшьләргә патриотик тәрбия бирүне һәм «Россия гражданины» төшенчәсенең әһәмиятен күтәрү, гражданлык позициясен формалаштыру һәм яшьтән үк илнең мөһим мәсьәләләренә җәлеп итү.

Укучыларга төп документны Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин тантаналы рәвештә тапшырды, аларга Россия гражданлыгы белән гомер буе горурлануларын, кыю, белемле, инициативалы булуларын, иң мөһиме, илебезнең киләчәге нәкъ менә алардан тора икәнен аңлауларын теләде.

Ветераннар советы рәисе Радик Михайлов, Балтач районында «Алдынгылыр хәрәкәте» оешмасы җитәкчесе Әлфия Такиева, районның чик сакчылары берлеге рәисе Шәүкәт Гаязов, «Бердәм Россия» партиясе вәкиле Хәйретдинова Диләрә җылы теләкләрен җиткерделәр.Сегод бүгенге вакыйга чын-чынлап истә калды һәм балалар өчен бәйрәм булды дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев