Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта «Хәрбиләрнең даны мәңгелек» дип исемләнгән чара узды

Чара барышында олы йөрәкле егет-кызларга Рәхмәт хатлары тапшырылды

Бүген Балтачта «Хәрбиләрнең даны мәңгелек» дип исемләнгән чара узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов катнашты.

Районыбызның мөмкинлекләре чикле егет-кызлары махсус хәрби операция зонасындагы райондашларыбызга һәрдаим ярдәм итеп тора. Алар үз куллары белән үлән чәйләре ясый һәм ипидән сохарилар киптерә. Бу ярдәм егетләргә рухи терәк булып, аларга туган якның җылысы һәм кайгыртучанлыгы хисен бирә.

Чара барышында олы йөрәкле егет-кызларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

— Бу Рәхмәт — безнең эш өчен зур хөрмәт һәм яңа көч. Без туктамыйбыз һәм җиңүебезгә ышануыбызны һәм догаларыбызны дәвам итәбез, — ди волонтерлар.

Чарада махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Яңгул егете Алмаз Шәрхетдинов та катнашты. Тиздән Алмаз өченче тапкыр әти булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев