Балтачта хәтер һәм кайгы көне узды
1941-1945 елларның авыр хәсрәтләре аша илебезгә җиңү яулап алган әби-бабаларыбызның батырлыгы – безнең өчен олы горурлык, киләчәк буыннарга үрнәк
Бүген, 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне. Бу көндә без илебезнең батырларын, сугыш елларында һәлак булганнарны искә алдык. Районыбызда да бүгенге көн хөрмәт белән искә алынды. "Батырлар аллеясы"нда узган митингта катнашучылар бер минут тынлык белән сугыш корбаннарын искә алды. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды, илебезнең азатлыгы һәм иреге өчен көрәшкәннәрнең рухын мәңгеләштерүче бу чарада күпләр катнашты.
1941-1945 елларның авыр хәсрәтләре аша илебезгә җиңү яулап алган әби-бабаларыбызның батырлыгы – безнең өчен олы горурлык, киләчәк буыннарга үрнәк. Аларның батырлыклары һәм рухы безнең йөрәкләребездә мәңге саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев