Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта узган бишенче чакырылыш Балтач районы советы сессиясенең икенче утырышында ниләр хакында сөйләштеләр?

Утырышны Балтач район Советы рәисе Рамил Нотфуллин алып барды

Бүген, 22 октябрь көнне, район советының утырышлар залында бишенче чакырылыш Балтач районы советы сессиясенең икенче утырышы узды.

Көн тәртибендә Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде, әлеге вазыйфаны 2018 елдан бирле лаеклы хезмәтләре белән абруй казанган Айдар Фоат улы Хәйретдинов башкарачак.

Утырышта шулай ук бишенче чакырылыш Балтач район Советының даими комиссияләре составы, бишенче чакырылыш Балтач район Советының Президиумы, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының даими нигездә муниципаль вазыйфаларны биләүче затларын иминиятләштерү тәртибе һәм шартлары турындагы Нигезләмә расланды.

Утырышны Балтач район Советы рәисе Рамил Нотфуллин алып барды. Бүгенге утырышның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аппаратының Республика законнары һәм Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәнгәлләштерү бүлеге мөдире Рөстәм Мөхәммәтшин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев