Балтачыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен бергәләп сайлыйбыз
Татарстанда иҗтимагый киңлекләр өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү бара
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен бергәләп сайлыйбыз.
Безнең районнан тавыш бирүдә барлыгы 4 объект катнаша. Болар – «Балтач» ял паркы, «Гаилә» паркы, «Кара Күл» янындагы территорияне төзекләндерү, «Салкын чишмә» яр буе.
Иҗтимагый киңлекләрне сайлауда 14 яше тулган һәркем катнаша ала һәм үз тавышыңны 12 июньгә кадәр zagorodsreda.gosuslugi.ru сайты аша яки «Игелекле Балтач» волонтерлары ярдәмендә бирергә була. Бу көннәрдә алар районыбыз оешмаларында эшләүчеләргә ярдәмгә киләләр.
Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев