Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Банк картасыннан акча күчергән өчен салым түләтәчәкләрме?

Яңа кагыйдәләр нигезендә банк операцияләре һәм акча күчерүләргә игътибар артачак

Банк картасыннан акча күчергән өчен салым түлисеме?

Сорауга Татарстан буенча алтынчы номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова җавап бирә.

– 2025 елның 1 июненнән гамәлгә кергән закон дистанцион мошенниклык һәм халыкның акчасын урлауга каршы көрәш кысасында тормышка ашырыла. Яңа кагыйдәләр нигезендә банк операцияләре һәм акча күчерүләргә игътибар артачак.

Аерым алганда, банкоматтан аша акча алынганда, кредит оешмасы әлеге операциядә мошенниклык билгеләре булу-булмауны тикшерергә тиеш булачак. Алар Россия банкы карары нигезендә билгеләнгән. Исемлектәге бер генә билге туры килә дигән шик бар икән, алга таба банк акча күчерүне 48 сәгатькә кадәр туктатып торырга, шулай ук картадан берьюлы акча алу мөмкинлеген 50 мең сумга кадәр чикләргә дә хокуклы булачак. Акча алучыны исә бу хакта кисәтәчәкләр.

Тагын бер  кабатлыйм: банк картасыннан теләсә нинди акча күчергән өчен салым исәпли башлаячаклар дигән хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Бу очракта яңалык иң беренче чиратта банкларга кагыла һәм ул мошенниклыкка каршы көрәшне күздә тота. Салым федераль хезмәте исә керем буларак бәяләнгән банк күчерүләре өчен генә салым исәпли ала.

 Банк аша акча күчергәндә салым салынмый:

– дусларга яки туганнарга ярдәм иткәндә;

– моңа кадәр алган бурычны кайтарып биргәндә;

– бүләк тапшырырганда (даими булмаган очракта).  

Банк аша акча күчергәндә салым салына:

– милек (машина, техника, торак) саткан өчен акча алганда;

– шәхси эшкуарлык рәсмиләштермичә генә керем алганда;

– тиешле документларсыз бер үк кешедән бер үк вакыт узган саен акча алып барганда;

– рәсми керемнән зуррак булган суммалар белән эш иткәндә;

– билгесез һәм аноним затлардан акча алганда.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/172118/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев