Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Белем көне белән дуслар! Яңа уку елы яңа шатлыклар гына алып килсен!

Яңа уку елы яңа шатлыклар гына алып килсен! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!

Балтач район Советы, район Советы башкарма комитеты хөрмәтле мәгариф ветераннарын, укытучыларны, студентларны, әти-әниләрне, кадерле укучыларны Белем көне һәм дә Яңа уку елы якынлашу уңаеннан ихластан тәбрик итә һәм түбәндәге тәбрикнамәне юллый:

 

«1 сентябрь – белем алган һәм хәзерге вакытта белем сукмакларыннан атлаучы һәркемгә, тырышып хезмәт куйган һәр укытучыга кадерле. Белем көне ул уку елының башы, димәк, алда яңа уңышлар, яңа җиңүләргә илтәчәк юлларда бик күп башкарасы эшләр тора.

Беренче сыйныфка баручы балаларыбыз тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керсә, ә чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы уку елы, алар мәктәптә алган белемнәрен җилкән итеп, мөстәкыйль тормышка аяк басачак, – яңа уку елында һәр укучы белем баскычыннан өскә күтәреләчәк, күбрәк беләчәк, алда яңа сәхифәләр ачылачак. Нормадагы һөнәр көллиятен сайлаучы яшьләребез дә күбәя, быел биредә 142 укучы белем алачак.

 

Белемгә омтылучан, талантлы, тырыш, тәрбияле укучыларыбыз күп булсын, укытучыларыбызга һөнәри яктан гел үсештә булырга язсын, әти-әниләр балаларының укуларына ешрак куансыннар, уңышлары белән горурлансыннар. Яңа уку елы яңа шатлыклар гына алып килсен! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев