Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Без кабызган утлар (Муса Җәлил тууына 120 ел)

Муса Җәлил бүген дә безнең йөрәкләрдә халкыбыз яшәсә, батырларыбыз да яшәр

Институт тәмамлагач мин Балтач районына билгеләндем. Ул чакта РОНО мөдире Рамил Фазлыев миңа: "Районда бик яхшы 2 мәктәп бар. Берсе Карадуган, икенчесе Борбаш мәктәбе"- ди. Ул чакта Казан, Арча, Чепья автобуслары Карадуган аша үтә. Авылга кайту өчен кулай булыр, - дип Карадуган мәктәбен сайладым. Әйтәсе килгән фикерем: көчле, бердәм коллективка эләгү яшь белгеч  өчен бәхет, теләк булса үсү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Чынлап та, Карадуган  мәктәбе яңалыкка омтылып яшәүче  бердәм көчле коллектив иде.

Бакый Зиатдинов районда хөрмәтле директор (Татарстанның һәм РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы 1980, 1987 ел).

1973-74 нче елда мин татар теле, әдәбият,тарих укытучысы һәм 8 нче сыйныфка  җитәкче итеп билгеләндем.

Миннән еш кына: "Ни өчен Муса Җәлил музее Карадуган мәктәбендә оештырылды?" дип сорыйлар. Ул елны районда: "Бер исемдәге дружиналарның берсен генә калдырырга?" - дигән фәрман була.

Исемне саклау өчен без шагыйрьнең туган ягына сәяхәт кылырга булдык.

1974 нең җәе коры һәм эссе килде. Без 15 укучы, 2 җитәкче белән юлга кузгалдык. Сәламәтлек справкасын авыл фельдшеры язды, маршрут картасын үзебез төзедек. РОНО печать сукты. Укучыларның иң-иңнәрен сайлап алдык. Хәдичә Җәлилова, шагыйрьнең комсомол дусты Фатих Исхаков белән хат алыша идек. Төркем җитәкчесе Әнәс Ибраһимов география, рәсем, җыр дәресләре укыта. (соңрак РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы, ТАССР ның атказанган укытучысы) һәм мин - бер уку елын гына эшләгән идем әле. Ничек шундый җаваплы вазифаны йөкләгәннәр?!

Әнәс Гариф улы ипле, тирән гыйлемле, югары аралашу әхлагына ия көчле педагог иде. Путевка фәлән юк. Финанслар колхозда эшләп, бәрәңге саткан акчадан.

Түбән Камада безне Азат абый Зиатдинов каршы алды һәм өенә алып китте. Җәмәгате Сания апа табын әзерләп көткән. Анда төн кундык. Азат абый Бөгелмә самолетына утыртып җибәрде. Бөгелмәдә Ярослав Гашек музеен карадык. Җәяүләп Шалтыга, аннан Абдуллинага чыктык. Палаткаларда төн кунып, учакта ризык пешереп Мостафага юнәлдек. Анда мәктәпкә урнаштырдылар. Мәктәп музее оешу чорында  гына иде.

Бәхеткә, шагыйрьнең балачак дуслары, аны белгән кешеләр исән иде әле. Истәлекләрне мин дәфтәргә, Әнәс абый магнитофонга яздыра. Бәләкәй Муса ялан аяк чапкан урамнардан үттек. Ул балык тоткан Салмыш елгасы буенда учак ягып төн кундык. Беренче тапкыр ак, сары төнбоеклар күрдек.

Алар кичек су төбенә качты, иртән судан күтәрелеп безне озатып калды.

Яздан бирле тамчы да төшмәгән, коры дала җиле исә, калкулыкларда мәк, ләлә чәчәкләре җилдә тибрәлә, аяк астында тозлы үлән шытырдый.

Барысы 170 км араны җәяү үттек. Маршрут  кәгазенә  авыл советларына кереп печать суктырып, кул куйдырабыз. Каргалы авылы мәктәбенә төн кунарга тукталдык.( Биредә ул укытучылар конференциясендә катнашкан). Мәктәп ишек алдында дөньяга атаклы Оренбург кәҗәләре шәһәрнең крайны өйрәнү музеенда ак шәлгә Ленин портретын бәйләгәннәр. Гаҗәп инде! Кайда тукталсак та безгә ярдәм иттеләр. Муса белән бәйле истәлекләр сөйләп, тукландырып, төн кундырдылар. Ниһаять Оренбургта турбазага урнаштык. Хөсәен Ямашев  исемендәге китапханәдә Мусаның  комсомол дуслары, Фатих Исхаков белән очраштык. Китапханә элек Хөсәения мәдрәсәсе булган. Гаилә Оренбургка күченгәч мәдрәсәнең  подвалында яшәгән.

Иң куанычлысы - Хәдичә апаның өендә аның истәлекләрен тыңлау булды.   Стенада абыйсы Ибраһим ясаган картина эленеп тора. Абыйсы  рәсемгә оста була. Әнәс Гарипович оста фотограф. Күп истәлекләр, фотолар белән кайттык.

Кайтуга мәктәпнең элекке мастерской бинасында музейның беренче экспонатларын урнаштырдык. Биредә укучылар хәтеренә уелган экспонат-төрмә камерасы макеты иде.  Аның эчен рәшәткәле тәрәзәдән генә күзәтеп була. Аны карагач укучылар бик тәэсирләнә иде.

Музейны укучылар, укытучылар бергәләп җиһазладык. Муса Җәлилнең  төрле елларда  басылган китапларын тупларга авыл халкы да ярдәм итте.

Музей эшчәнлеген 3 юнәлештә алып бардык; экскурсоводлар, корреспондентлар, эзтабарлар.

СССР ның төрле почмакларына хатлар юлладык. Безгә М. Җәлилнең төрле телләрдә язылган шигырьләрен җибәрделәр.

М. Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүче Р. Мостафин белән аралашып, аның аша Николай Орлов дигән шәхес белән таныштык.

Ул безне Муса Җәлил сугышып әсирлеккә төшкән  Новгород якларына кунакка чакырды.

Икенче җәйне Мәскәүгә бер атналык путевка бирделәр. 14 укучы, 2 җитәкче белән кабат юлга кузгалдык. Бер атна Мәскәүнең  истәлекле урыннары белән таныштык. Аннан Новгородка шагыйрь сугышып фашистлар әсирлеккә алган сазлыкларга юл алдык.

Биредә безне Николай Орлов каршы алды һәм өенә алып китте. Гаиләсе дачага күченгән. 14 бала, 2 җитәкчене үз өенә сыендырып, ашатып- эчертеп яшәтте ул. Алай гына да түгел. "Запорожец"  машинасына сыйган кадәр төялеп сугыш булган урыннарга киттек.

Кызларны шәһәрдә калдырдык. Сазлыкларда шактый сугыш трофейлары: патрон, каска котелоклар таптык. Черки тешләүдән тәннәр кызарып-бүртеп чыкса да малайлар зарланмады, табышларына нык куандылар.

Икенче көнне Малая Вишерада М. Җәлил чыгыш ясаган кызылармеецлар клубында фронтовиклар белән очраштык. Алар безгә фаҗигаләрнең әле дә дәвам итүен, урманнарда сугыштан калган граната, миналар шартлаудан кешеләрнең балаларнын үлүен ачынып сөйләделәр.

Сугыш кайтавазын ишетеп, укучылар җитдиләнеп, тынып калды. Кызганыч магнитофонга яздырган истәлекләрне поездда кайтканда магнитофоны белән урлаттык. Авыл кешесенең бер катлыгы инде.

Өченче сәяхәт - океан лайнеры "Муса Җәлил" теплоходы экипажы белән очрашу Одессада булды. Алар белән хат алыша идек. Одессаның Ильичевск портына кайтып туктауга безгә радиограмма җибәрделәр. Бакый абый ничек билетлар юнәлткәндер. Икенче көнне үк мәктәпнең йөк машинасында Казан аэропортына, аннан самолетта Одессага очтык. Одессада турбазага урнаштык та Ильичевск портына киттек. Ул халыкара ябык порт, махсус пропуск белән генә керттеләр. Төрле илләрнең океан лайнерлары тукталган, төрле телләрдә сөйләшәләр, безгә бераз гаҗәпләнеп карыйлар. Берничә көн теплоходта яшәдек, ипине дә үзләрендә пешерәләр икән.

Алар безне Одессаның  тарихи-истәлекле урыннарында йөрттеләр. Партизаннар лагеры - Катакомбаларда да булдык. Анда йөрергә куркыныч, төркемнән калып ялгыш юлга кереп китсәң, адашып үлеп калуың  да бар. Элек җир астыннан  төзелеш өчен кабырчыклы таш чыгарганнар. Һәм җир асты юллары  барлыкка килгән. Партизаннар шунда яшеренеп фашистлар белән көрәшкәннәр. Араларында балалар да булган.

Алар безгә ул заманның  иң кадерле бүләге - фломастерлар бүләк иттеләр.  Мәктәпкә 24 төрлесен, һәр укучыга 12 төрлене. Һәм "Кока - кола" дигән эчемлекнең ни икәнен белделәр, татып карадылар. Лайнер ашханәсендә пешкән ризыклар белән тукландык.

Менә шулай җәй җитүне көтеп алабыз, ел саен ерак сәяхәтләргә чыгабыз.

Музейны яңа табышлар белән баетабыз. Бүген ул Республика дәүләт музееның филиалы булып тора. Тарихи бина - Мортаза бай йортына урнашкан  музейга дөньяның барча почмакларыннан киләләр.

Икенче катында Себер юлы һәм почта тракты музее. Әби патша юлы Карадуган аша үткән. Екатерина II безнең якларга килгәндә утыртылган каеннар мин эшли башлаганда гөрләп үсеп утыра иде әле. Почта атлары да шуннан үткән.

Музейлар ни өчен кирәк?  Укучылар үткәнебезне белергә тиеш. Геройлар һәр баланың күңелендә сакланып, алар ватанпервәрләр булып үссә иде.

Муса Җәлил бүген дә безнең йөрәкләрдә халкыбыз яшәсә, батырларыбыз да яшәр.

Әминә Мөхәммәтҗанова, 

Шубан  авылы                                            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев