Бүген районда өмә
Иртәдән район үзәгендә эш кайный.
Оешмалар үз территорияләрен һәм дә аларга беркетелгән урамнарны чүп-чардан чистарталар. Үзәк юл кырыйларын да кышкы чүптән арындыралар. Шулай ук күп кенә оешмаларда агачларны агарталар, койма-баганаларны да буйыйлар.
Бүген "ак йорт" янына зәңгәр чыршылар утыртылачак. Берничә көн элек Балтачның үзәгендәге Район Советы һәм башкарма комитеты урнашкан, ягъни халык телендә «Ак йорт» дип йөртелүче бина каршындагы чыршыларны кискәннәр иде. Яшеллеккә күз ияләнгәнлектән, "ак йорт" янын чыршыларсыз кабул итеп бетереп булмый иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев