Көн темасы
Бүген тәрбиячеләр көне!
Районыбызда никадәр балалар бакчасы бар, һәм аларда күпме тәрбияче эшли, - без аларның һәммәсен дә һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!
Кадерле тәрбиячеләр! Әгәр сез булмасагыз, без дәүләт хезмәтләрендә тынычлап эшли алыр идекме икән?! Рәхмәт сезгә барысы өчен дә - балаларыбызны елмаеп каршы аласыз, күңел җылыгызны кызганмый тәрбиялисез, дөньяны танырга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтәсез... Балалаларыбызның бакчага йөрү чоры сезнең белән безнең араны ныгыта, бер-берләребезне якын туганнардай күреп йөрүебез шуңа ачык мисал түгелме?! Эшләрегез һәрчак уң барсын, тормышларыгыз мул булсын! Сәламәтлек мәңге ташламасын! Безнең балаларыбызга кылган игелегегез, рәхимлегегез гомер юлларыгызда матур чагылыш тапсын, сезнең балаларыгызның юлларында да һәрчак рәхимле бәндәләр генә очрасын!
Бәйрәм белән сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев