Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Бөрбашта студентлар форумы узды

Форум яңа белем, күнекмәләр һәм онытылмас тәэсирләр алу өчен бер дигән мөмкинлек булды

«Хыял» яшьләр үзәге Бөрбаш авылында студентлар форумы үткәрде, анда Балтач районының иң актив яшьләре җыелды. 

Бу яңа белем, күнекмәләр һәм онытылмас тәэсирләр алу өчен бер дигән мөмкинлек булды. Форумның программасы бик бай иде.

Егет-кызлар бик тиз арада уртак тел таптылар, дуслаштылар, бу бердәмлек атмосферасын булдыруга ярдәм итте. Алар татар орнаменты белән брелоклар ясау буенча мастер-класста үзләренең иҗади потенциалын ачтылар, шулай ук халык һөнәрләренең берсе булган мунча себеркесе ясау сәнгатен үзләштерделәр. Су маҗараларын яратучылар сапбордларда, көймәләрдә су киңлекләрен яулап һәм йөзүдән ләззәтләнеп, адреналин заряды алдылар.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов белән очрашу форумның мөһим өлеше булды.

Биюләр, җырлар һәм яхшы кәеф барлык катнашучыларны берләштерде. Форум ахырында егет-кызлар «Хыял» хезмәткәрләренә онытылмаслык мизгелләр өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев