Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Бүген Балтачта «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона туры үтә

Бәйгедә Балтач районын «Форпост» үзәге җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов тәкъдим итә, уңышлар телибез аңа

Бүген Балтачыбызда балигъ булмаганнарның «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона туры үтә.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршында эшләп килүче «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе» тарафыннан ел саен үткәрелә.

Балтач гимназиясе базасында узучы әлеге чарада барлыгы сигез районыннан конкурсантлар катнашып үзара көч сынашачак.


Бәйгедә Балтач районын «Форпост» үзәге җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов тәкъдим итә. Уңышлар телибез аңа.


Бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов сәламләп, район башлыгы Рамил Нотфуллин исеменнән катнашучыларга уңышлар теләде. «Бәйгенең нәкъ менә безнең районда узуына чиксез шатбыз. Без үзебезнең җәмәгать тәрбиячеләре белән горурланабыз. Аларның сабырлыкларына, хезмәтләрен күңел биреп башкаруларына сокланабыз. Иң мөһиме: уңай нәтиҗәләр сөендерә. Безнең төп максат – балаларны дөрес юлга бастыру, чын кеше итеп тәрбияләү. Авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар телим», – диде Айдар Фоатович.

Балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина исә бәйгене оештыруда теләктәшлек күрсәткән район башлыгы Рамил Нотфуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев