Бүген районыбызда ярминкәләр узды
Көн темасы

Бүген районыбызда ярминкәләр узды

Бүген Балтачта һәм дә Чепья авылында көзге ярминкә гөрләде

Бүген Балтач бистәсе дә, Чепья авылының үзәк мәйданы да гөр килеп торды, сату-алу, җыр-бию, шашлыгы, чәе... ике җирлектә дә ярминкәләр үтте. Ярминкәләрдә авыл җирлекләре, районыбыз хуҗалыклары бик актив катнашты.

Ярминкәдә үзебезнең район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие һәм  коллективлары, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән күрше-тирә  районнардан да килеп сәүдә иттеләр. 

Ярминкәләрне  райондашларыбыз көтеп ала. Алар нигездә ит, сөт-май ризыклары сатып ала. Шәхси хуҗалыгы белән торучы терлек асраучы хуҗалар арасында иртәдән үк килеп салам-печән,  ашлык юнәтеп куючылар да бар. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин ярминкә эшчәнлеге белән танышып үзенең бәясен бирде. Районыбыз артистлары үзләренең чыгышлары белән ярминкәгә килгән  халыкның  күңелләрен күрде. 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев