Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак һәм иртәнге сәгать 10 да башлана

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Чара VII чакырылыш парламентының 14 нче утырышы кысаларында узачак.

Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак һәм иртәнге сәгать 10 да башлана. Радио һәм телевидениедән Миңнеханов чыгышын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак.

Чарага Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре чакырылган. Барлыгы 670 кеше чакырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев