Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Бүгеннән «Чыршы» операциясе старт алды

Чара «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк

Татарстан Республикасында 15 декабрьдән Яңа ел алдыннан урманнарны яклауга юнәлдерелгән ведомствоара «Чыршы» оператив-профилактик операциясе старт алды.

Чара «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Яңа ел чыршыларын документлар белән махсус пунктларда гына сатып алырга өнди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле бүлеге белгечләре.

Законсыз кисү өчен административ җаваплылык каралган: гражданнарга — 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга — 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Моннан тыш, хокук бозучылар зыянны капларга тиеш, аның суммасы индивидуаль исәпләнә. 5 мең сумнан зыян килгәндә РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев