Эмиль һәм Диләрә район башлыгында кунакта булды
антаналы чарада катнашучы Эмиль һәм Диләрәнең уңышлары яшьтәшләре өчен үрнәк булып тора.
Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, район башлыгы Рамил Нотфуллин ЗАГС бүлеге белән берлектә яшь гражданнарга шәхесләрен раслаучы документ һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Беренчеләр хәрәкәтенең актив әгъзалары, спорт ярышларында җиңүчеләр – Балтач гимназиясе укучылары Эмиль Хөснетдинов һәм Диләрә Сафина бүгеннән Конституция нигезендә тулы хокуклы гражданнар сафына бастылар.
Тантаналы чарада катнашучы Эмиль һәм Диләрәнең уңышлары яшьтәшләре өчен үрнәк булып тора. Алар спорт ярышларында казанган җиңүләре белән генә түгел, ә үзләренең тырышлыгы һәм алдынгы фикерле булулары белән дә аерылып торалар.
Без аларның җәмгыятебездә актив, иҗади һәм илебезне яратучы гражданнар булып үсүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев