Фәниябез  республикада иң яхшы остаз булып танылды
Көн темасы

Фәниябез республикада иң яхшы остаз булып танылды

Райондашыбызга квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа буенча укырга сертификат тапшырылды

Казан дәүләт медицина университетында гыйльми Советның тантаналы утырышы узды. Әлеге чарада  «Наз» үзәге директоры Фәния Йосыпова да катнашты.

Фәния «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау учреждениеләренең иң яхшы остазы» номинациясендә иң яхшы остаз дип танылды һәм аңа квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа буенча укырга сертификат тапшырылды.

Чын күңелдән Фәния Фәритовнаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар, зур җиңүләр телибез!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев