Гөлзилә белән Гөлназның җырлары «Балачак җыры»нда җиңү яулады. Котлыйбыз!
Көн темасы

Гөлзилә белән Гөлназның җырлары «Балачак җыры»нда җиңү яулады. Котлыйбыз!

«Балачак җыры» бәйгесенең алтынчы сезоны җиңүчеләре билгеле булды

«ШАЯН ТВ» каналы студиясендә «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды.

«Балачак җыры» бәйгесе даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» — тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд күләме — 500 мең сум булды.

«Балачак җыры»нда җиңүчеләр арасында Балтач кызларын күрү аеруча зур сөенеч һәм горурлык. Гөлзилә Фәхретдинованың «Әби-бабаема» (Таһир Яруллин көе) һәм Гөлназ-Дениз Гарипова сүзләренә язылган «Яңа елда» (Ләйсән Арсентьева көе) җыры «Балачак җыры»ның алтынчы сезонында җиңү яулады. Райондашларыбызны ихластан котлыйбыз!

 

Фото:ТИ

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


«Балачак җыры»

Нет комментариев