Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Гыйләҗетдиновлар 100 мең сум түләү алды

Яңа Салавыч авылында яшәүче Алия һәм Әлфис һәм Гыйләҗетдиновлар беренче балалары туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү алдылар

Яңа Салавыч авылыннан Алия һәм Әлфис Гыйләҗетдиновларны игезәкләр — уллары Сәид һәм кызлары Сәйдә тууы белән котлыйбыз! Балаларга сәламәт булып үсүләрен телибез.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында яшь әни буларак Алиягә бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум түләү каралган. Бу ярдәм 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан авыл хатын-кызларына адреслана. 

Проектның максаты — яшь гаиләләрне һәм балаларны яклау, демографик хәлне яхшырту. Алия һәм Әлфис  кебек яшь ата-аналарга ярдәм итү.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие